erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХӘКИМОВА Лилия Мансур кызын чын күңелебездән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

03 июня 2021, 10:20

2199

0

0

ХӘКИМОВА Лилия Мансур кызын чын күңелебездән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Кадерле кешебез, тормыш иптәшем, әниебез ХӘКИМОВА Лилия Мансур кызын чын күңелебездән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Без яныбызда шундый шәфкатьле, ышанычлы, таянырлык кешебез булганга чиксез бәхетле. Дөньяның ваклыклары син янәшәдә булганда күренми дә кебек. Бәхетебезне арттырып, безне сөендереп, өметебезне аклап, яхшылыкка өндәп, төпле фикерләрең белән сокландырып яшисең. Ачык йөзең, ягымлы булуың белән дусларга, туганнарга да үрнәк син. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез сиңа. Ходай кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомер насыйп итсен. Без сине бик-бик яратабыз.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ильяс, улың Әнис,

кызың Ләйсән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X