erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Илком” җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Ильяс Хәкимовның Яңа ел котлавы

30 декабря 2019, 13:54

1380

0

0

“Илком” җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Ильяс Хәкимовның Яңа ел котлавы

“Илком” җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Ильяс Хәкимов:

– Телефон, Интернет, Инстаграм, ватсап... Хәзер тормышны шулардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма шул ук вакытта матур теләкләр язып, туганнарыбыз, якыннарыбызны котлаган вакытлар да сагындырып искә төшә. Шуны күз алдында тотып эшлибез без. Хезмәткәрләребез котлауларның ниндиләрен генә ясамый. Юбилей белән дә, туй көннәре белән дә матур итеп язып котлыйлар, чакыру кәгазьләре дә ясыйлар, тагын бик күп төрле хезмәтләр күрсәтәләр. Шулай үз хезмәтләре белән алар кешеләргә шатлык өләшәләр. Без ясаган чакыру кәгазьләре шул кешеләрне үзебезнең ресторанга алып килсә, безнең өчен икеләтә шатлык. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында биредә бик күңелле булачак. Җыр-биюле кичәләр сезгә бәйрәм рухы иңдерәчәк, күңелләрегезне күтәрәчәк.

Мин сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар һәм бәхет алып килсен. Өлкәннәргә яшь чакларындагы кебек дәртләнеп эшләргә, яшәргә, иҗат итәргә, яшьләргә яшьнәп яшәргә насыйп булсын. Сәламәтлек сезне бервакытта да ташламасын. Яңа елда бергә булыйк, хөрмәтле райондашлар! 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X