Реклама
Арчада яшәүче кадерлебез ИЛЬМАТОВА Сания Гарифҗан кызының 29 апрельдә 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
90 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без,
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Кызың Резеда, энең Аринат-Ләбибә, оныкларың Динә, Эльвира-Фәнис, оныкчыкларың Камил, Әнвәр.