erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ГАРИФУЛЛИНА Дилбәр Фарук  кызы 8нче мартта  үзенең гомер бәйрәме -  55 яшьлек матур юбилеен каршы ала

08 марта 2022, 08:11

1190

0

1

ГАРИФУЛЛИНА Дилбәр Фарук  кызы 8нче мартта  үзенең гомер бәйрәме -  55 яшьлек матур юбилеен каршы ала

Арча шәһәренең 5нче гимназиясе башлангыч сыйныф укытучысы  ГАРИФУЛЛИНА Дилбәр Фарук  кызы 8нче мартта  үзенең гомер бәйрәме -  55 яшьлек матур юбилеен каршы ала.

Дилбәр! 36 еллык мөгаллимлек хезмәтеңдә тыңгысыз эзләнүләр аша туплаган хәзинәңне башкалар белән - Арча педагогика көллияте шәкертләре белән дә теләп уртаклашасың, булачак укытучыларның күбесе синдә беренче дәрес бирү күнекмәләрен ала .Әлеге шәкертләргә  биргән ачык дәресләреңнең исәбен  үзең генә беләсең, бик күп санлы үз укучыларыңа да бәхет өләшүче укытучы бит  син. Тырыш, көчле рухлы, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуың белән син хезмәттәшләрең, ата-аналар, укучылар арасында да зур ихтирам яуладың.

 Дустыбыз Дилбәр!   Бүгенге юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлең түгәрәк, тормыш юлың сикәлтәсез,  куанычлы  булсын. Бәйрәмең белән  котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшеңдә зур уңышлар, тән сихәте, бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа. Тормыш иптәшең Илгиз белән тигез  яшәп, парлы канат кагыгыз. Әниеңнең ныклы терәге булып, туганнарыгызга, балаларыгызга, кияү-киленегезгә, оныкларыгызга кадерле әни-дәү әни  булып, аларның игътибарын, игелеген күреп яшәгез! Укыткан укучыларыңның рәхмәтле карашлары сине озак еллар сөендереп торсын.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының

1986нчы елгы чыгарылыш “Д” төркеме.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X