erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флера Лотфулла кызы ТӨХФӘТУЛЛИНАГА 80 яшь

13 января 2021, 14:31

3500

0

0

Флера Лотфулла кызы ТӨХФӘТУЛЛИНАГА 80 яшь

Наласа авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Флера Лотфулла кызы ТӨХФӘТУЛЛИНАГА 80 яшь тула.

Гадәттә, зур юбилейлар алдыннан артыңа борылып нинди эз калдырганыңны карарга кушалар. Без әниебез белән горурлана алабыз. Гаиләбезнең терәге генә түгел, авылыбызның күрке, ак әбие ул.

Тормыш юлын гади әйдаман булып башлап җибәрде. Аннан мәдәният өлкәсенә кереп китте һәм тулысынча мәдәният дөньясына чумды. Ул эшләгән елларда авыл мәдәният йорты гөрләп торды. Авыл яшьләрен җыеп концертлар куя, спектакльләр өйрәтә иде. Хезмәтен яратып, күңелен биреп эшләде. Авыл халкы, җитәкчеләр арасында абруй казанды.

Әтиебез Илдар белән гаилә корып, илле биш елдан артык матур гомер итәләр. Әзмәвердәй өч ир-егет үстерделәр. Хәзер өчебез дә әти-әниебез йөзенә кызыллык китермичә, намус кушканча үз эшебезне алып барабыз. Алар да безнең белән горурлана ала.

Әниебез бүгенге көндә сау-сәламәт. Безнең өчен иң кыйммәтлесе шул. Авылыбызның абыстае. Хәзер дә хөрмәтле кеше.

Әниебез, кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Исән-имин, сау-сәламәт булып, олыгайган көнеңдә дә әтиебез белән тигезлектә, балаларың, оныкларыңның игелекләрен күреп тагын озак еллар матур гомер итәргә насыйп булсын.

Балаларың, оныкларың. Безнең котлауларга әтиебез Илдар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X